Балтач районында 95 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Норма авылында яшәүче Сәмигуллина Әминә Галиевнага 15 июль көнне 95 яшь тулды. 

Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе башлыгы Тимур Гатауллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Моннан тыш, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International