Шушы көннәрдә Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашканның тол хатыны Мөслимә Авзалетдиновна Вилданова юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котлап, Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән открытка тапшырды. Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина, ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, "Шәфкать" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Альбина Миннегулова һәм Альмира Салахутдинова җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерде.