“Тылсым” үзәге белгечләре профилактик чара оештырды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Кукмара халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы   ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

Чараның төп темасы: “Ничек үз-үзеңә бәя арттыру...”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән үз-үзеңә уңай бәя бирә белү турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде. Бары тик шундый уңай көй белән генә гаилә тормышында бүгенгесе һәм киләчәктә  зур ышаныч булып тора.

Утырышта уздырган чараның максаты: хәбәрдәр "адреслы" системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдәдә булган    педагогик, юридик, проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе булып психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International