Казан гаилә үзәге карамагындагы балалар өчен "Туган ишегалды" чарасы оештырылды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең культорганизаторы социаль ярдәм алучы балигъ булмаганнар өчен "Туган ишегалды" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның максаты булып үзеңә ышаныч уяту торды.

Чара барышында Удочка", "Жмурки", "Кем иң оста" хәрәкәтле уеннар оештырылды. Егетләр һәм кызлар команда уенында катнашты, уртак вазифаларны хәл итәргә өйрәнде.

Чара "Балачак дөньясы" рәсем конкурсы белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International