"Шатлык"приютынды эстафета үткәрелде

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Питрәч муниципаль районы "Шатлык" социаль приюты тәрбиячесе Ләйсән Галимҗанова "Иң кыю" дип исемләнгән эстафета үткәрде.

Чараның максаты булып спортка мәхәббәт тәрбияләү торды.

Балалар ярышларда катнашты, үз кыюлыгын, җитезлеген күрсәтте. Ике командага бүленеп, алар сикерү, йөгерү һәм башка күнегүләрдә ярышты.

Мондый ярышлар спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт формалаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International