Бүген Нурлат эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы "Заречный" балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.
Чара балигъ булмаганнарны һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Очрашуда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте профконсультанты 70 бала белән сөйләште. Чара кысаларында психологик тест язу да үткәрелде.