Бөгелмәдә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

14 июльдә Бөгелмә шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгендә "Торак компаниясе" ҖЧҖ, "ТКХ Департамент" ҖЧҖ, "Уютный дом" ҖЧҖ, "ТеплоДом", "Универмаг" ҖЧҖ, "Бөгелмә сөт комбинаты" "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ катнашында эш бирүче көне узды.

Киңәшмәдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорының вазыйфаларын башкаручы Наталья Казанова, эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Елена Гиршович чыгыш ясады.

Аерым игътибар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру темасына бирелде. Һәр эш бирүче билгеле бер санда инвалидлыгы булган кешене эшкә кабул итәргә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International