Мөслим "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Яр Чаллы шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Анна Кондаршкина “2016 - 2017 елларга Татарстан Республикасында социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар” темасына зональ супервизия үткәрде.
Чарада Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарының комплекслы үзәкләренең директор, мөдир, белгечләр һәм психологлары катнашты.
Әлеге очрашуның төп бурычлары булып учреждениеләре белгечләренең үзара һөнәри аралашуын гамәлгә ашыру, тәҗрибә белән уртаклашу торды.