Сәламәтлек көне – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының традицион чарасы булып тора.
Сәламәтлек көне Александров паркында башланды. Биредә катнашучылар скандинав йөреше белән мавыкты.
Аннары "Сәламәтлек утравына" сәяхәт оештырылды. Шул ук вакытта катнашучылар махсус биремнәр башкарды: физик, логик, иҗади. Табышмакларга җавап бирде, футбол уйнады, биеде, күңел ачты.