"Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү психологлары Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова "Минем йорт - минем гаилә" дип исемләнгән дәрес-тренинг үткәрде. Чарага социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнарның ата-аналары чакырылды.
Очрашу барышында катнашучыларның гаилә мөнәсәбәтләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Ата-аналар нык һәм тату гаилә серләре белән уртаклашты.