Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуе узды.
Интернат карамагындагылар чүлмәк вату, балык тоту, таяк тартышу кебек ярышларда катнашты. Аннан соң һәр катнашучыга татлы бүләкләр тапшырылды.
Интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлева котлау сүзләреннән соң, интернат-йорт тормышында актив катнашканнарга бүләкләр тапшырды.