Питрәч приюты карамагындагыларга күзләрне кайгырту турында сөйләделәр

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. «Күзләр турында кайгырту. Күзләр –кешенең мөһим ярдәмчеләре» дигән темага дәрес үткәрде.

Максаты- күзләргә карата кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәтү.

Балалар күзләргә карата кайгыртучанлык күрсәтергә, аргач ярдәм итәргә өйрәнделәр. Иң мөһиме, күз күреме начарлангач аңа ярдәм итеп булуын аңладылар.

Шулай ук, компьютер һәм телевизор караганда күзләр арымасын өчен гади күнегүләр белән таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International