Чистай эш белән тәэмин итү үзәгендә зональ семинар узды

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

14 июль көнне Чистай шәһәре халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халыкын эш белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру кысаларында зональ семинар-киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт миграциясе һәм эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Азат Әюпов 2017 елның 1 яртыеллыгында “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халыкын эш белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте.

Түбән Кама мәшгульлек үзәге директоры Игорь Соковых инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләде. Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин "Zасобой" III Бөтенроссия форумында катнашу йомгаклары турында мәгълүмат бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International