“Шатлык” приютында “Бергә булдырабыз” проекты гамәлгә ашырыла

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

“Шатлык” приютында “Үзем булдырам” юнәлешен гамәлгә ашыру буенча мәктәп яшендәге балалар белән “Алъяпкыч тегү” темасына түгәрәк булып узды.

Түгәрәкнең максаты – күрсәтмәлелек кулланып игътибарлылыкны коррекцияләүгә ярдәм итү, уен аркылы балаларда игътибарлылык, хәтер, аралашу күнекмәләрен үстерү, яшьтәшләреңнең гамәлләре белән килешергә өйрәнү.

Балалар бик теләп түгәрәктә катнашты, тегү технологиясе белән танышты. Түгәрәк барышында “Бау белән уен “ исемле уен оештырылды. Бу уенны бала-чакта кызлар да, малайлар да уйныйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International