Бу көннәрдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Күзкеево авылыннан Кашаповлар гаиләсен котлады.
Кашаповлар гаиләсе бергә 50 ел гомер күргән. Буганнары һәм якыннары белән беррәттән, Фаяз Гаяз улы һәм Хәлимә Низаметдин кызын Кузкеево авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге муниципаль район башкарма комитеты белгече Чулпан Басырова, "Шәфкать" комплекслы үзәге директоры Светлана Шәехова котлады.