Кичә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе, "Эластик Заводы" ҖЧҖ, "Парадиз" Кунакханә комплексы ҖЧҖ, "МТ-Групп" ҖЧҖ, "Таттелеком" һәм башка предприятие вәкилләре катнашты.
Ярминкәдә 89 вакантлы эш урыны игълан ителгән иде: архивариус, сату һәм хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы белгече, кладовщик, инженер-технолог, слесарь-сантехнигы һәм башкалар.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 38 кеше булды, шуларның 6 – эшкә урнашу өчен юллама алган.