“Кайгырту” үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм үтте

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль-тернәкләндерү бүлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде.

Чарада катнашучыларга "Петр һәм Феврония. Мәңгелек мәхәббәт тарихы" видеофильм күрсәтелде.

Әлеге чараның максаты булып яшүсмерләрне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме тарихы белән таныштыру, үз гаиләсенә һәм туганнарына мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International