"Ялкын" приюты карамагындагы балалар шахмат-шашка турнирда көч сынашты

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре "Белая ладья" шахмат клубы инструкторлары белән берлектә шахмат һәм шашка эшчәнлеген популярлаштыру буенча дәресләр үткәрде.

Беренче очрашуда балаларны шахмат фигуралары белән таныштырдылар.

Шулай итеп, бүген, 10 июльдә, приютта мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр арасында турнир оештырдылар. Ярышлар тәмамлаганнан соң, судья нәтиҗә ясады: малайлар арасында беренче төркем җиңүчесе булып К. Михаил (7 яшь), икенче төркем - Н. Виталий (10 яшь), кызлар арасында Г. Аделия (10 яшь) җиңде.

Турнирда җиңүчеләрне грамоталары һәм таталы призлар белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International