Чираттагы тапкыр Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кунакта “ДоброДом” волонтерлар хәрәкәте кунаклары булдылар.
Кунаклар балаларга скрапбукинг техникасы буенча бәйрәм открыткалары ясарга өйрәтте. Һәр катнашучысы үз открыткасын ясады. Мастер-класс азагында волонтерлар приют карамагындагы балаларга мультфильм күрсәтте.