Яр Чаллы "Ышаныч" үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мәгълүмати мәйданчык оештырылды

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

8 июль көнне "Орион" Яшьләр үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан иң тату гаиләләр җыелдды.

Бәйрәмне оештыручылар арасына Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы керде.

"Ышаныч" үзәге белгечләре мәгълүмати мәйданчык оештырды. Биредә һәркем кызыксындырган сорауларын бирә алды, консультация алды, социаль өлкә эше белән танышты.

Шулай ук мәйданчыкта үзенчәлекле балалар өчен тернәкләндерү җиһазлары тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International