Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Һөнәр Йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар һәм ата-аналар өчен чара оештырды.
Һөнәр Йорты мөдире Альбина Савина мастерской буенча экскурсия үткәрде, осталарның эшләре белән таныштырды.
Аннан соң очрашу тегү остаханәсендә узды, анда клуб белгечләр гаиләләргә бәйрәмнең символы – ромашка ясарга тәкъдим итте.
Көннең икенче яртысында катнашучылар өчен мастер-класс үткәрделәр. Мастер чүлмәк ясау тарихы турында сөйләде.