Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар уздырылды.
Көннең беренче яртысында өлкән яшьтәге кешеләр "Бер - ромашка, ике ромашка" дип исемләнгән акция үткәргәннәр. Урамнарда шәһәрнең тарихи өлешендә алар шәһәр халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Кичен бәйрәм чарасы узды. Өлкән яшьтәге кешеләр психоневрологик интернат караамгындагылар белән җырлар, биюләр программасы белән бәйрәм концерт оештырды.