Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тәрбиячеләр һәм балалар "Минем тату гаилә" сәнгать эшләре күргәзмәсе оештырды.
Рәсемнәр гаилә традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә, балалар тәрбияләүгә багышланган.
Шулай ук балалар белән әңгәмә – викторина да оештырылды. Балалар гаилә турында сөйләштеләр, төрле табышмакларга җаваплар тапты.