"Өмет Яры" үзәгендә балалар-ана мөнәсәбәтләрен җайлаштыруга юнәлдерелгән чара узды

2017 елның 7 июле, җомга

Бүген Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог-психологы Н.Ә. Маснавиева һәм социаль эш буенча белгеч Е. В. Агляметдинова "Бәхетле гаилә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды.

Бәйрәм барышында гаилә әгъзалары гаилә традицияләре турында сөйләде, шигырьләр сөйләде, викторина сорауларына җавап бирде, уйнадылар.

Бәйрәм ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International