Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы уен формасында иҗади дәрес үткәрде.
Балалар үз куллары белән пластилиннан транспорт, светофор ясады, юлда йөрү кагыйдәләре турында танып белү әңгәмәсендә катнашты.
Мондый очрашулар балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытуда уңай нәтиҗәләр күрсәтә.