Яр Чаллыда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар

2017 елның 7 июле, җомга

Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үткән буш эш урыннары ярминкәсенә нәтиҗә ясады.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 12 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулар арасыннан АНО “Булышлык үзәге”, ПАҖ “Камаз” Логистик үзәге, ҖЧҖ “ЗЗЧ Спринт-Авто”, ДАССУ “№6 чы шәһәр балалар шифаханәсе”, ҖЧҖ ИК “Ренессанс Тормыш”, ҖЧҖ “МТ-Групп”, ҖЧҖ СЙ “Дуслык” һәм башкалар.

Барлыгы эш бирүчеләр 140 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр: штамплаучы, металл педиатр-участок табибы, табиб-невролог, слесарь-инструментальщик, киң профильле станокчы, шлифовщик, буяу эшләре контролеры, сервис үзәге белгече һәм башкалар.

Моннан тыш килүчеләр игътибарына мәшгүльлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, анда бугенге кондә 6240 буш эш урыны теркәлгән.

Ярминкәдә барлыгы 121 кеше катнашты, шуның 20 сенә ярминкәдә катнашучы оешмаларның вакантлы эш урыннарына эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

 Мәшьгүльлек үзәге белгечләре ярминкәдә катнашучыларга эшне интернет-ресурсларны кулланып та табу мөмкинлеген аңлаттылар, шулар исәбеннән рәсәйкүләм “Рәсәйдә эш” буш эш урыннары тупланмасы. Һәр килүчегә бу порталдан ничек кулланып булуы хакында язылган белешмә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International