Түбән Камада гаиләләрнең йортларында 54 янгын чыгуны кисәтүче датчиклар урнаштырылды

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре янгын сүндерү инспекторлары белән берлектә Түбән Кама районында яшәүче гаиләләрнең йортларында янгын сигнализациясе урнаштыра.

Узган ай эчендә төрле категориягә караган 54 гаиләнең йортында датчиклар урнаштырылды. Күчмә чара барышында белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртәләр.

Моннан тыш, гаиләләр белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International