Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм "Тату гаилә" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Караңгы бүлмә" турында белде. "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Светлана Михайлова "Караңгы бүлмә"дә сукырлар белән мастер-класс үткәрде.
Әлеге бүлмә үзәктә 2016 елның ноябрь аеннан бирле эшләп килә.
"Караңгы бүлмә" махсус ультрафиолет яктырту белән җиһазланган ябык караңгы бина. Хәзерге вакытта мондый сенсор бүлмәләр Швеция, Голландия, Дания илләрендә уңышлы эшләп килә.