Бүген Тукай районы Бәтке авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары Гусевлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте.
60 ел бергә гомер итүче парларны "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгече Чулпан Басырова котлады.