“Шатлык” приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар янына Питрәч районы буенча ЮХИДИ хезмәтнең профилактика бүлеге белгече Егорова Т.А. килде.
Татьяна Алексеевна уен формасында балаларның юлда йөрү кагыйдәләре һәм билгеләре турында белемнәрен ныгытты.
Очрашу ахырында Т.А. балаларга самакатта, роликлы конькиларда имин йөрү турында белешмәкләр һәм җәяү йөрүчеләргә киемдә яктылыкны кире кайтаручы тасмалар өләште.