"Бергә булдырабыз" Республика проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды.
Шәһәр гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре яшүсмерләргә хәзерге заманда туу турында акт формасын күрсәтте. Балалар хезмәткәрләрнең эш кабинетларында да булды.
"Экскурсия бик кызыклы килеп чыкты. безнең балалар гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләренең эше белән танышты, гаилә законнары буенча хокукый белемнәрен арттырды", - дип уртаклашты приют тәрбиячеләре Анжелика Пушкова һәм Галия Зайцева.