Арча “Өмет чаткысы” үзәгендә гаилә көненә багышланган чара узды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә Гаилә көненә багышланган “Асфальтта рәсем ясау” дип исемләнгән чара  үткәрелде.

Чараның максаты – әти-әниеңне, туганнарыңны ярату, хөрмәт итү хисләрен тәрбияләү.  Балалар бик теләп асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясады. Асфальтта рәсем ясау – күңелле, кызыктыручан шөгыль. Һәр баланың рәсеме шәхсән матур, кызыклы булды, алар анда үзләренең хис-кичерешләрен иркенләп сурәтләде.

Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый чаралар балалар белән ата-аналарны якынлаштыра, сәнгать кунекмәләрен камилләштерә, уйлау сәләтен киңәйтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International