Халыкара гаилә көне уңаеннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева тарафыннан социаль ярдәм алучы 16 балалар арасында төркемле дәрес үткәрелде.
Чараның максаты булып бәйрәм атмосферасы булдыру, иҗади һәм сәнгати фикерләүне үстерү торды.
Дәрес барышында хезмәт буенча инструктор бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, балалар фикер алышуда актив катнашты, гаилә турында табышмаклар җавап бирде.
Аннан соң инструктор "Чәчәкләр-әниләре өчен" кул эшләнмәсе ясарга тәкъдим итте. Эш процессында балалар үзләренең иҗади сәләтен күрсәтте.