"Бергә бәхетле" шундый исем астында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды. Әлеге чарада учреждение карамагындагылар, хезмәткәрләр һәм КФУның Алабуга институты студентлары катнашты.
Чара барышында гаилә турында гыйбрәтле хикәя укылды, концерт номерлары белән уен программасы оештырылды.
Ахырда бәйгеләргә йомгак ясалды, аларның нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.