"Бала хокуклары" программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Ольга Бывальцева куркынычлык төркеме гаиләләреннән балалар өчен чара үткәрде.
Дәрестә балалар гаиләгә хокуклары турында белде. Социаль педагог балаларга җыр тыңлатты, аннан соң аның буенча фикер алышырга тәкъдим ясады.
Чараның йомгаклау өлешендә иҗади эш булды.