Баулы "Шәфкать" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагог Агата Хаертдинова уен программасы оештырды.
Чараның максаты булып балаларда әти-әниләргә хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү торды.
Балалар уен программасы барышында табышмакларга җавап бирде, гаилә традицияләре турында мәкальләр укыды, конкурста катнашты.