Казанда гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсен үткәрүгә әзерләнәләр

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

20 майда Казанда гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак. Чарада МУП ПАТП-2, "Казанькомпрессормаш" ААҖ, "Успех-Пресс" ҖЧҖ, "Таттелеком" һәм башка предприятияләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак.

Эш эзләүчеләргә автобус йөртүче, (нәшрият, газета һәм журнал) баш мөхәррире, инженер, әйдәп баручы инженер-конструктор, инженер-программист, инженер-технолог, икътисадчысы, 3 разрядлы токарь, фрезеровщик, элемтә операторы һәм башка вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Чара сәгать 11.00дә, Казан шәһ., Ямашев ур., 46/33 (ТРК "Парк Хаус") адресы буенча үткәреләчәк.

Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International