Эш эзләүдә ярдәм күрсәтү максатыннан Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булып кайттылар.
Очрашу барышында эшсез гражданнарга эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать итү тәртибе, тәкъдим ителәчәк вакансияләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук гражданнар рәсми рәвештә эшкә урнашу кирәклеге турында да белде.