"Веста" үзәге белгечләре балигъ булмаганнарга гаилә кыйммәтләре турында сөйләде

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көне кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Рәмзилә Хафизова һәм Татьяна Никифорова "Гаилә кыйммәтләре" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның максаты булып балаларда үз гаиләсенә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү торды.

Дәрес барышында белгечләр балалар белән "Гаилә" темасына әңгәмә үткәрде, ана һәм ата роле турында сөйләштеләр. Шуннан соң балаларга "Минем тату гаилә" рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Балалар үз рәсемнәрен тәкъдим итте, туганнары, якыннары хакында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International