"Алтын көз" үзәгендә гаиләләр очрашуы узды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре профилактикалау системасы хезмәте белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрде.

Чарада "Алтын көз" үзәге директоры Ольга Башкирова, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Германова, Лаеш районында буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре Наталья Лицова, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Жанна Родионова катнашты.

Чара барышында балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Очрашуда катнашучылар социаль ярдәм чаралары, балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында эш белән тәэмин итү турында белде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International