Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Мәмдәл һәм Айбаш авыл җирлеге мәдәният йортында тантаналы чәй табыны оештырдылар.
Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре катнашты.
Кадерле кунаклар өчен мәктәп укучылары бәйрәм концерты әзерләде. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.
Моннан тыш, ветераннарны Җиңү бәйрәме белән Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин котлады.