Ватанпәрвәрлек һәм гуманизм тәрбияләү максатыннан Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тематик чаралар узды.
Җиңү Көне алдыннан балалар "Мемориал" сайтында Бөек Ватан Сугышында катнашкан әби-бабайларын эзләде.
9 май көнне мәктәп укучылары приют территориясендә "Җиңү Йолдызы" дип исемләнгән флешмоб оештырды.
Моннан тыш, приютта Җиңү Көненә багышланган балалар рәсем галереясе дә оештырылды.
Шунысын да әйтергә кирәк, укытучылар, хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр алдында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү һәрвакыт өстенлек тота.