Җиңү Көне алдыннан, 5 май көнне Түбән Кама муниципалитеты һәм социаль хезмәте тарафыннан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче Бөек Ватан сугышы етераннарына район башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлау һәм бүләк җыелмалары тапшырылды.
Елантово авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов хәзерге вакытта Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы тыл хезмәтчәне Хәмидә Вафина янына барды.
Шулай ук, Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Августа Посохинаның хәлен белделәр.
Шулай ук, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты караамгындагы сугыш ветераны Ольга Голышева янына да бардылар.