Чистай интернат-йортында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

1 майдан 10 майга кадәр Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Җиңү мае май" патриотик ункөнлеге узды, аның кысаларында төрле тематик чаралар оештырылды.

Шулай итеп, 2 май көнне учреждениедә музыкаль ринг узды. Чарада өлкән яшьтәге гражданнар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашты.

5 май көнне Казан инновацион университетының Чистай филиалы "Мәрхәмәтле йөрәк" отряды студент-волонтерлары интернат территорияләрне төзекләндерү буенча хәйрия акциясе уздырды.

Моннан тыш, "Юлдаш" администрациясе Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Кольцов һәм хезмәт ветераны Александр Чекринга кайнар котлауларын җиткерде һәм азыктљлек пакетлары тапшырды.

Кичә, 9 май көнне интернат-йорт хезмәткәрләре Җиңү Көненә багышланган парадта һәм "Үлемсез полк" тантаналы атлауында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International