Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара үткәрде.
Билгесез солдат һәйкәле янында кечкенә генә митинг оештырылды. Биредә балалар солдат батырлыгына багышланган шигырьләр укыды һәм чәчәкләр салды.
Аннан балалар Кама Аръягы Төбәк музеенда булдылар.