Өченче ел рәттән Җиңү Көнендә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре "Үлемсез полк" патриотик акциясендә катнашалар. Быел алар туган шәһәрләрендә 27 мең акциядә катнашучылар санына кушылды. "Үлемсез полк" Түбән Каманың төп урамнары буйлап барды, шәһәр халкы белән бергә приют балалары һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосүрәтләрен күтәреп илттеләр.
"Җиңү көне - иң мөһим һәм бөтен кешелек тарихында иң олылана торган көн. Россия халкы зур югалтулар кичерде, һәм ул гомергә үрнәк булып калачак батырлык. Бүген бу акциядә фотосүрәтләрен күтәреп барган солдатларның батырлыгы зур хөрмәткә, олылауга һәм безнең йөрәкләрдә, безнең тәрбияләнүчеләребезнең йөрәгендә калырлык мәңгелек хәтергә лаек", – дип уртаклашты приют тәрбиячеләре Ираида Мадиярова һәм Әлфия Йосыпова.