Тубән Камада урнашкан "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнучеләр өчен Җиңү Монументына экскурсия оештырылды. Балаларга совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында сөйләделәр, бер минутлык тынлык белән барлык һәлак булганнарны искә алдылар. Аннары балалар мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.
"Мондый экскурсияләр уздырып, без балаларга шуны анлатырга тырышабыз: халкыбыз үз илен яратканга сугышта җиңеп чыга алды, Ватаныбыз кеше бәхете очен гомерләрен биргән геройларын онытмый, олылый. Аларның исемнәре шәһәр, урам, мәйдан исемнәрендә мәңгеләштерелгән, алар хөрмәтенә Җиңү Монументлары булдырылган ", - дип нәтиҗә ясадылар экскурсияне оештыручылар.