Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрне котладылар

2017 елның 5 мае, җомга

5 май көнне Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм концерты узды. "Балкыш" приюты карамагындагылар янына ветераннар килде.

Чара барышында балалар җырлар башкарды, ветераннар һәм кунаклар өчен Җиңү турында шигырьләр укыды.

Кунаклар шулай ук балаларга сугыш елларының афәте турында сөйләде.

Бәйрәм концерты "Җиңү Көне" җыры белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International