Балтач районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Нөнәгәр авылында  яшәүче Шамиль Гариф улы Гарифовичка 8 май көнне 90 яшь тулды. 

Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова, Нөнәгәр  авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, ветеранннар советы рәисе Наил Салихов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры  Фердинант Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Шулай ук, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International