Питрәч районының “Шатлык” приютында Бөек Җиңүгә багышланган, “Ветеранны тәбриклә” акциясе узды.
Приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары Купрянова Нина Никифоровна Һәм Козлов Михаил Васильевичның өйләренә бардылар. Аларны бәйрәм белән котладылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар. Ветераннар авыр сугыш еллары, сугышта кылган батырлыклары өчен алган медальләре турында сөйләделәр. Балалар әлеге истәлекләрне, фашистларның кансызлыклары турында, безнең солдат һәм офицерларның батырлыкларын тында алмыйча тыңладылар.